Чаллыдан 21 яшьлек Илфат Гәрәев үзенә каршы җинаять эше ачылгач Әрмәнстанга киткән. Аңа каршы "дәүләт иминлегенә каршы юнәлтелгән эшчәнлеккә ачык чакыру" һәм "террорчылыкны аклау" маддәләре нигезендә эш ачканнар. Ул Европага күчеп китәргә теләгән, әмма Русиядә эзләүгә бирелү сәбәпле, Әрмәнстаннан чыга алмаган. Гәрчә Илфатның Германиягә һуманитар визасы булса да. Хәзер Германия һуманитар виза нигезендә мигрантларны кабул итү програмын туктатып торды. "Idel.Реалии"га биргән әңгәмәсендә Гәрәев Русиядә аны нәрсәдә гаепләүләре һәм Германиягә китү тырышлыклары турында сөйләде.
— Мин 2004 елның 7 маенда Татарстанның Менделеевски районында Иж Тамагы (Ижевка) авылында тудым. Авыл мәктәбендә укыдым. 13 яшемдә, җиденче сыйныфта укыганда Чаллы шәһәренә туганыбыз янына күчендем, шунда гимназиядә белем алдым.
— Ни өчен күченергә булдыгыз, гаиләгез авылда калдымы?
— Авыл мәктәбендә перспективалар юк икәнне барыбыз да яхшы аңлый идек. Мисал өчен бер елны безнең бөтенләй инглиз теле укытучысы булмады. Шуңа күрә мин якын шәһәргә күчеп укырга һәм әниемнең туганында яшәргә булдым. Ул минем икенче әни кебек иде.
Әни авылда калды, әмма бик еш безгә килеп йөрде, мин дә гел авылга кайта идем. Әтием мин туганда ук булмаган. Чаллыда 9нчы сыйныфтан соң КАМАЗ каршындагы Поташов исемендәге техник көллиятнең "Икътисад һәм бухалтер хисабы" белгечлегенә укырга кердем. Укуны тәмамларга ике ай гына калганда илдән китәргә мәҗбүр булдым.
— Әрмән сайтларының берсендә сезнең хакта Чаллыда "яшерен анархистлар сәяси түәрәкләрендә һәм шулай ук татар юнәлешендәге түгәрәкләрдә" катнашкан дип язганнар. Бу нинди түгәрәкләр иде?
Кешеләрне хәрби комиссариатка бармаска, повесткалар алмаска, фронтка китмәскә үгетли башладык
— Миңа 15 яшь тирәсе булганда сулчы идеяләргә тартыла башладым. Башта интернет аша булды. Әлбәттә бу сталинчылар, Зюганов тарафдарлары түгел иде, ә демократияне яклаучы социалистлар, анархистлар, либертар марксистлар һәм башкалар. Минем өчен бу бик кызык иде. Чаллыда фикердәшләремне таптым. Без бергә җыелып, сулчы идеялар булган әдәбиятлар уку түгәрәге оештырдык, иҗтимагый-сәяси хәлләрне тикшердек.
Шулай ук Мәскәүгә йөрдем, анда яшерен анархист түгәрәкләрнең җыелышларында катнаштым. Интернетта Мәскәү югары уку йорты профессорлары белән тарихи вә сәяси-фәлсәфи темаларга онлайн лекцияләр оештыруда ярдәм иттем.
2022 елны Украинага каршы сугыш башлангач, без Чаллыдагы протестант чиркәвенә йөри башладык. Анда кешеләрне хәрби комиссариатка бармаска, повесткалар алмаска, фронтка китмәскә үгетли башладык.
— Ә "татар юнәлешендәге түгәрәкләр" нәрсәне аңлата?
— Шул ук 2022 елдан без түгәрәкләрдә бер-беребезне татар мәдәнияте белән таныштыра башладык, Татарстанның Русиядән аерылып чыгу перспективалары турында фикер алыштык.
— Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң сулчылар үзләрен ничек күрсәтте?
— Сулчылар мохите тулысынча таркалды. 2020-2021 елларда без фикердәшләр белән шаярып интернетта "Украинага дан!" дип яза идек. Ә күптән түгел сулчы юнәлешендәге паблик администраторы булган дустыбызның ахыр чиктә путинизмга бирелеп, Украинага каршы сугышка киткәнен белдем.
Гомумән Русиядә сулчылар йә төрмәгә утырды, йә читкә китте, йә бөтенләй тынды, йә "Z" (сугышны яклаучылар) тарафына авышты. Соңгылары, әлбәттә, күп түгел. Күпчелек сулчылар – тынды. Әмма Татарстанда, мөгаен, башка төбәкләрдә дә шулайдыр, сулчылар яшертен генә сугышка каршы граффитилар ясый иде.
— Сезгә каршы җинаять эше ни өчен ачылды?
Телефонымны ачуымны теләделәр, ачмасам мине ФСБга тапшырабыз, диделәр
— 2023 елның 4 апрелендә Дарья Трепова (Владлен Татарскийны үтерүдә гаепләнеп, 27 елга ирегеннән мәхрүм ителде – ред.) кулга алынуна мин Телеграмда ике фикер калдырдым.
"Бу бит һич кенә дә террор түгел, ә террорга каршы гамәл" һәм "Гаҗәп хәл: кыз террорга каршы чара уздыра, ә аны утырталар... Ә бит нормаль илләрдә мондый гамәл өчен медаль бирәләр, шулай түгелме?" дип яздым.
Алтынчы апрельдә мин подъезддан чыгып барганда, гади киемдәге ике кеше яныма килеп: "Исемең ничек?" дип сорады. Мин: "Илфат", дим. Шуларның берсе Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре таныклыгын чыгарып күрсәтте дә: "Әйдә, утыр киттек сөйләшеп алабыз", диде. Тоткарланмаганмын, ә "бары сөйләшеп кенә аласы бар" янәсе. Мин ничектер югалып калдым, машиналарына утырып алар белән киттем.
Алар миңа Украина Кораллы көчләренә акча күчерүем турында кемдер миңа каршы әләк язган дигән кәгазь күрсәтте. Хәзер бу әләкне мине алып китү, телефонымны тикшерүгә сәбәп булсын өчен алар үзләре язгандыр дип уйлыйм. Телефонымны ачуымны теләделәр, ачмасам мине ФСБга тапшырабыз, диделәр. Соңыннан болар үзләре үк ФСБ хезмәткәрләре булганын белдем.
Мин телефонымны ачтым. Хәзер аңлавымча, аларга бу юридик яктан минем Телеграм аккаунтын минем белән бәйләү өчен кирәк булган.
— Аннары ни булды?
— Мине җибәрделәр, телефонымны кире бирделәр. Шуннан соң мин хокук яклаучылар белән киңәшләштем, ни булачак дип сораштым. Алар җинаять эше ачарга теләсәләр мине җибәрмәсләр иде, диде. Иркен сулап куйдым, административ беркетмә генә төзерләр дип уйладым.
Әмма 2023 елның 25 сентябрендә миңа каршы җинаять эше ачылды.
— Бу хакта ничек белдегез?
—27 сентябрьдә иртәнге алтыда Чаллыдагы фатирыбызга ФСБ хезмәткәрләре бәреп кергәч белдем. Тентү турында карарны укыдылар, бүлмәмнең астын-өскә китерделәр, чит ил паспортын, телефон, ноутбук, флешкалар, банк карталарын алдылар. Туганымның бүлмәсенә тимәделәр.
Аннары автозакта Казанга миңа каршы җинаять эше ачкан Татарстан ФСБ идарәсенә алып киттеләр. Туган апам белән сөйләшергә дә, адвокат табарга да мөмкинлек бирелмәде. Дәүләт адвокаты бирелде.
Шул ук көнне миңа ике маддәдә гаеп белдерделәр:
- Русия Җинаять кодексының 280.4 маддәсе, 2нче өлеше (дәүләт иминлегенә каршы юнәлтелгән эшчәнлеккә ачык чакырулар);
- һәм 205.2 маддәсенең, 2нче өлеше (террорчылыкны ачык рәвештә аклау).
— "Дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыру" дигәндә нинди гамәлләрдә гаепләделәр?
— Бу 2023 елның гыйнварында булган хәлгә бәйле. Ул вакытта пабликлар мобилизация яңадан башланырга мөмкин дигән шомлы хәбәрләр белән тулды. Мин Телеграмдагы бер комментарийда мөселманнарга повестка алмауны, хәрби комиссариатка бармауны киңәш иттем. "Русия өчен сугышу – шайтан өчен сугышу кебек", — дип яздым.
— Ә элекке сорау алу ни белән тәмамланды?
— Тикшерүче "әгәр гаебеңне таныйсың, ноутбук белән телефоныңа парольләрне бирәсең икән – өйгә кайтып китә аласың, йә өй сагына, йә илдән чыкмау турында чикләү чарасы биреләчәк, әгәр "кәҗәләнсәң" – СИЗОга озатабыз", — диде.
Мин гаепне танысам, мәхкәмәдә җиңелрәк җәза алырмын дип уйладым. Аллага шөкер, мин кемгәдер яла ягарга мәҗбүр булмадым, чөнки комментарийларны үз телефонымнан, берәү белән дә киңәшләшмичә үзем генә язган идем. Ягъни "иблис белән килешү"гә барырга туры килмәде.
Гомумән алганда, гаебемне таныдым. миннән читкә чыкмау турында кәгазь имзалаттылар да җибәрделәр. Бу илдән чыгып китәргә бердәнбер мөмкинлек һәм моны кулланырга кирәклекне аңладым.
— Аннары вакыйгалар ничек дәвам итте?
— Мин Казаннан өемә кайткач тиз генә хушыма килә алмадым. Баштарак берни дә эшлисем, уйлыйсым килмәде. Бу хәл нерв системамны какшатты.
Ә вакыйгадар дәвам итте. 10 октябрьдә мине Росфинмониторингның "Экстремистлар һәм террорчылар" исемлегенә керттеләр. Инде сабырлыгым бетеп барганны аңладым. Мәхкәмәне көтеп утыру, әле бит нинди карар чыгарачагын да белмисең, барысы да акылыма бәрә иде. Шуңа илдән тизрәк китү өчен барысын да эшли башладым.
— Русиядән ничек чыгып киттегез?
— Башта яңа телефон алдым, чөнки искесе дәлил буларак тикшерү эше кысаларында алынган иде. Аннары, кайсы илдән, Европадан сыену алып булуны өйрәнә башладым.
Башта Финляндия чиген канунсыз узып, шунда качак статусын сорарга уйлаган идем. Әмма минем кебек кешеләргә ярдәм итүче оешма (исемен әйтмим) активистлары, алар белән элекке фикердәшләрем аша элемтәгә кердем, миңа болай эшләмәскә киңәш итте. Европа берлеге канунсыз мигрантларга тискәре карый дип әйттеләр. Шуннан соң Әрмәнстанга чыгып, аннары инде кануни рәвештә Германиягә һуманитар виза алу юлын сайладым.
— Әрмәнстанга кайчан һәм ничек килдегез?
— Башта җир өсте юлы белән башка илгә чыктым, аннан 2023 елның 18 декабрендә Әрмәнстанга очтым. Ярдәм иткән оешма белән килешү нигезендә, мин юл нечкәлекләрен бәян итә алмыйм. Әрмәнстанга килеп ике көн узгач, минем җинаять эшем Хәрби мәхкәмәнең үзәк бүлгесенә тапшырылды.
— Киткәч сезне Русиядә эзләгәннәрме?
— 2023 елның декабрендә мине әле эзләмиләр иде. Эзләү 2024 елның гыйнвар ахырында, мин мәхкәмә килмәгәч башланды. Туганнарыма шалтыратып ни өчен мин телефонны алмыйм дип сорый башлаганнар. Туганнарым: "Ул илдән китте", дигән. Алар "өч көн эчендә кире кайтсын һәм без аңа шартлы хөкем генә бирәчәкбез", дип әйткәннәр. Гәрчә минем маддәләр нигезендә шартлы хөкем каралмый. Аннары 1 февральгә кадәр кайтсын дигәннәр. Ә мин инде кире кайтырга җыенмый идем.
Эшне карау туктатылып торды. Ә 2024 елның апрелендә (соңрак белдем) мине читтән торып кулга алу карары чыккан.
— Мәхкәмә сайтындагы сезнең эш карточкасында, 2024 елның 18 гыйнварында билгеләнгән утырыш "гаепләнүче килмәгәнгә" кичектерелгән дип язылган. 19 гыйнварда "гаепләнүче качкан" шуңа эш тукталып тора диелгән. Болары аңлашыла. Әмма 2025 елның 1 июлендә, әле күптән түгел генә карточкада шундый язма барлыкка килә: "Җинаять эше туктатылды, чөнки гаепләнүче мобилизация яки хәрби чорда хәрби хезмәт узган" диелгән. Моны ничек аңларга?
Ә бәлкем мәхкәмәдә нәрсәдер бутаганнардыр
— Беренче тапкыр ишетәм һәм күрәм. Бәлкем алар шулай акча юадыр, чөнки минем түләүләргә дәгъва итә алырлык туганнарым калмады. Ә бәлкем мәхкәмәдә нәрсәдер бутаганнардыр.
Мин армиядә дә булмадым, чөнки сәламәтлегем сәбәпле хәрби кенәгәдә "В" категориясе куелган.
— Ничек сезгә Әрмәнстан?
— Мин Әрмәнстанга беренче тапкыр килдем. Ереванга килеп төшүгә үк җиңеллек хисе тойдым. Ләкин вакыт-вакыт үзенчәлекле посттравматик стресс синдромы халәтләре була иде: имеш, мин яңадан Русиягә эләккәнмен, һәм аннан китү мөмкинлегем юк дигән төшләр керде. Башта мондый төшләр миңа һәр көнне керә иде, соңрак — атнага берничә тапкыр, ә хәзер инде — айга бер-ике тапкыр гына керә.
Ереванның мохите миңа Рязаньны хәтерләтте: бер яктан заманча районнар, икенче яктан – шәһәр уртасында ук авылча күренешләр. Контраст зур һәм бу искиткеч.
Монда кешеләр бик ягымлы, ярдәмчел. Татар гаиләсендә үскән кеше буларак миңа кайбер урысларга караганда, әрмәннәр белән уртак тел табуы җиңелрәк.
— Русиядән күчеп килгән активистлардан ярдәм булдымы?
— Әйе, әлбәттә. Баштарак ике ай "Ковчег" шелтерында яшәдем. Психологик ярдәм күрсәткән, бер тапкыр бүленә торган грант бирүче оешмалар булды. Гомумән, бик күп кеше ярдәм итте, мин аларга бик рәхмәтлемен.
— Әрмәнстанда нинди хисапка яшисез? Акча җитәме?
— Без берничә кеше Ереванда фатир яллап торабыз. Керемем бик кечкенә, ләкин ярдәм итеп торалар. Кайчакта фриланс буларак читтән торып бераз акча эшлим. Әлбәттә, монда мин акчаны кысып тотам. Торакка, ашауга, көндәлек кирәк-яракка җитә. Күңел ачу, мәдәни чараларның күбесе монда бушлай.
Күп укыйм, Европага күчкәч университетка керергә әзерләнәм. Һәм, әлбәттә, монда тапкан яңа дусларым белән аралашам.
— Русиядә калган туганнарыгыз, дусларыгыз белән элемтәдә торасызмы? Алар сезнең илдән китүегезгә, гомумән җинаять эше ачылуга ничек карады?
Әнием мин киткәннән соң озак та тормады вафат булды
— Мин һәрвакыт гаиләдә "ак карга" булдым. Максатларым, фикерләрем аларга аңлашылмый иде. Шулай да, алар миңа һәрвакыт якын итеп, ярату белән карады.
Әнием мин киткәннән соң озак та тормады вафат булды, минем өчен бу зур кайгы. Аның белән хушлаша да алмадым. Бер ел ярым элек "онкология" диагнозы куйдылар, шуңа ул вакытта Русиядән китмәдем, аның янында буласым килде. Ләкин җинаять эше ачылгач китәргә мәҗбүр булдым.
Дуслар, танышлар белән элемтәне саклыйм. Ләкин кайберәүләр аларга да дәгъва булырга мөмкин дип куркып минем белән аралашуны туктатты.
— Хәзер бу сугыш турында ни уйлыйсыз? Хәлне ничек бәялисез?
— Украина өчен хәзер хәл, әлбәттә, бик авыр. Ләкин мин – католик, ә дин католикларга оптимист булырга куша. Шуңа күрә мин таң алдыннан иң караңгы төн булачагына ышанам.
— Сез кайчан католик булдыгыз?
— Татарстанда яшәгәндә күңелемдә рухи эзләнүләр барды. Суфилар әдәбиятын укыдым. Соңрак христиан неоплатонизмын, католик чиркәве нигезләрен өйрәнә башладым. Шуннан бу чиркәүнең карашлары минем әхлакый инануларым, тормыш мәгънәсе турында фикерләрем белән туры киләүен аңладым.
Әлеге дин миңа җәберләүләргәр дучар ителгән кешеләрне якларга куша. Мин әле католик чиркәвендә рәсми рәвештә чукындыру йоласын үтмәдем, ләкин бу гамәлне Европа күчкәннән соң башкарырга уйлыйм.
— Әрмәнстанга килгәннән соң ук Германиягә һуманитар виза сорап мөрәҗәгать иттегезме?
— Юк, башта миңа "Мемориал", "ОВД-Инфо" һәм башка хокук яклау оешмаларыннан "яклау хатлары" алырга кирәк иде. Шулай ук минем Германиядәге "Freies Russland NRW" дигән коммерцияле булмаган оешмада волонтер булып эшләвемне дә расларга кирәк булды.
2024 елның җәенә генә мин Германия визасы өчен кирәкле бөтен документларны җыеп бетердем. Май ахырында "inTransit" оешмасы аша документлар тапшырдым. Июнь ахырында алар минем виза раслануы турында хәбәр иттеләр.
— Ни өчен сез баштан ук Германиягә китмәдегез?
Миңа паспорт бирүдән баш тарттылар.
— Чөнки чит ил паспортым юк иде. Аны Русиядә тентү вакытында алдылар. 2024 елның язында мин аны яңадан Әрмәнстанның Гюмридагы Русия консуллыгы аша алырга тырышып карадым. Ләкин миңа каршы җинаять эше ачылган булганлыктан, шул ук елның май аенда миңа паспорт бирүдән баш тарттылар.
Шуннан соң Германиянең Әрмәнстандагы илчелегеннән мин "эрзац-паспорт" (Reiseausweis für Ausländer чит ил ватандашы өчен юл йөрү документы) алдым. Ул паспорт белән мин өч ай дәвамында Германиягә керә ала идем. Әмма Русиядә җинаять эше ачылган кешене Әрмәнстаннан чыгармыйлар дип аңлаттылар, шуңа мин тырышып та карамадым.
— Сез читкә чыгу тыюыннан ничек котылырга тырыштыгыз?
— Алдагы айларда без әрмән хокук яклаучылары, юристлар белән бергә барлык мөмкин кануни юлларны карап чыктык. "Һелсински гражданлык ассамблея"сының Ванадзордагы офисы Әрмәнстан Эчке эшләр министрлыгына мөрәҗәгать итте. Хокук яклаучылар Баш прокуратурага да яздылар. Мин хәтта Әрмәнстан эчке эшләр министрына шәхси кабул итүгә дә язылырга тырыштым. Ләкин боларның берсе дә нәтиҗә бирмәде.
— Аннары нәрсә эшләдегез?
— Бердәнбер кануни, ләкин куркыныч юл калды – Әрмәнстан полициясенә бару. Һәм 2025 елның июнь ахырында "Общественный вердикт" хокук яклау оешмасы адвокаты белән Ереван полициясенә киттек.
— Анда нәрсә сөйләдегез?
— Мин Русиядә эзләүдә булуымны, шул сәбәпле полициягә үз теләгем белән килүемне әйттем. Алар Русиягә сорау җибәрде. Полициядә минем эзләүдә булуым һәм читтән торып кулга алынуым карары барлыгын белгәч (кулга алынуым турында мин үзем дә шунда гына белдем - И.Г) 72 сәгатькә тоткарладылар. Бу гадәттә шулай эшләнә.
Анда бер кызык әйбер булды: Русиядән шылтырата башлагач, әрмән хокук сакчысы аларга: "Ә ул Русиягә кайтырга теләми", дип җавап бирде. Ул миннән: "Син Русиягә кайтырга телисеңме?" дип сорады. Мин: "Юк, чөнки анда миңа газаплаулар һәм рәхимсез мөгамәлә яный", дип җавап бирдем.
— Аннары нәрсә булды?
— Өч тәүлек узгач, мине чыгардылар. Мине экстрадицияләүгә мөрәҗәгать җибәрү өчен Русиянең 40 көне бар иде. Бу вакыт 4 августта чыкты. Әрмәнстан полициясеннән мине беркем дә борчымаганны исәпкә алгында, Русия экстрадиция мөрәҗәгатен юлламаган булып чыга.
Хәзер инде без адвокат белән чикне узу тыюын бетерүне сорап мөрәҗәгать итәчәкбез. Әмма төп проблем шунда: быел майдан башлап Германия һуманитар виза һәм юл документларын бирүне туктатты.
— Нәрсә эшләргә җыенасыз?
— Хәзер "inTransit" һәм сәяси мигрантларга ярдәм итүче башка хокук яклау оешмалары Германиянең һуманитар виза програмын кире кайтару өчен кампания башлап җибәрә. Бу төр виза Германия тарафыннан бер елга бирелә. Әйтеп үткәнемчә, ул миңа узган елның җәендә расланган иде. Әлбәттә, "inTransit" Германия хакимиятләренә минем Әрмәнстаннан Германиягә чыгып китә алмавым үз теләгем белән түгел, ә чикләүләр аркасында булуын хәбәр итте. Шуңа күрә бу визаны миңа озайтырга тиешләр.
— Әгәр Германиягә чыгып китә алмасагыз, нишләячәксез?
— Августта Германиядәге барлык дәүләт оешмалары ялга китә. Сентябрьдә барлык Тышкы эшләр министрлыгы һәм Эчке эшләр министрлыгы эшләре торгызыла. Шул исәптән минем язмышым турында сөйләшүләр дә яңадан башланачак.
Әгәр Германиягә виза бирелмәсә, бәлки, Франциядән һуманитар виза алу турында уйларга туры килер. Әлбәттә, бу минем планнарымны тулысынча үзгәртә, чөнки Германиядә нәрсә эшләячәгем, кая таба барачагым турында аңлау бар. Мин анда инде дуслар да таптым, кайда яшәргә теләгәнемне дә беләм. Гумбольдт университетының фәлсәфә факультетына укырга керергә ниятлим.
Ләкин мин барысы да яхшы якка хәл ителер, һәм мин Германиягә китә алырмын дип ышанам.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум