Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Идите лесом": Русиядә повесткаларның электрон реестры тулы куәтенә эшли башлаган


Электрон рәвештә чакыру кәгазе килгән кешегә берничә чикләү күрсәтелгән, шул исәптән Русиядән чыгып китү дә тыелган.

Мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырыла алган, Тверь өлкәсендә яшәүче ир (исеме иминлек максатыннан аталмый) "Госуслуги" хезмәте һәм SMS ярдәмендә, аңа чакыру кәгазе махсус электрон реестрда урнаштырылганын белгән. Бу – электрон реестрның тулы куәтенә эшли башлавын күрсәтә, дип яза "Идите лесом" дип аталган хәрби хезмәткә чакырылучыларга ярдәм күрсәтү проекты.

Проект авторлары әйтүенчә, чакыру кәгазендә аны тапшыру вакыты һәм берничә чикләү күрсәтелгән, шул исәптән Русиядән чыгып китү дә тыелган.

— Бүгенгә кадәр аның [реестрның] тулы эшләтеп җибәрелүе рәсми рәвештә расланмады, әмма соңгы айларда әзерлек билгеләре күренә башлады: мәсәлән, мәгълүмат кертү турында хәбәрләр күпләп җибәрелде, — дип яза "Идите лесом" авторлары.

Юрист Артём Клыга проектка аңлатканча, хәзер Тверь өлкәсендә яшәүчедә мондый чакыру кәгазе рәсми тапшырылган дип саналганчы нәкъ җиде көн вакыт бар. Әгәр ул военкоматка килмәсә, хәрби комиссариат аңа административ штраф сала ала.

  • 2023 елда Русия думасы барлык хәрби исәпне тулысынча электрон форматка күчерү турында төзәтмәләр кабул итте. Повесткалар реестры 2024 елның көзендә сынау режимында эшли башлаган иде.
  • Канунда каралганча, комиссариаттан килгән электрон хәбәрләр гадәти повесткаларны кабатлаячак, икесенең дә юридик көче тигез булачак. Юристлар "Госуслуги"да аккаунты бетерүнең файдасы юк ди, бу канун мобилизациягә әзерлек тә булырга мөмкин дип саный.
  • 2025 елның июль аенда Русия Дәүләт думасына ел әйләнәсе хәрби хезмәткә чакыру турында канун өлгесе кертелде. Әмма хезмәткә җибәрү вакыты элеккечә калачак: 1 апрельдән 15 июльгә кадәр һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр. Шулай итеп, медицина тикшерүләре, һөнәри-психологик сайлап алу һәм чакыру комиссиясе утырышлары ел дәвамында узачак.
  • Көнбатыш һәм Украина хәрби белгечләре әйтүенчә, Русиягә Украинадагы сугышта хәрбиләр саны җитми, хәрби чакырылыш яшен күтәрү һәм Русия армиясендә хәрбиләр санын арттыруны алар шуның белән бәйли.
  • Узган ел Русия хәрби көчләренең баш штабында "махсус хәрби операциядә бары тик офицерлар һәм контракт нигезендә хезмәт итүчеләр генә җибәрелә", дип ышандырырга ашыктылар.
  • Әмма түрәләрнең бу сүзләре ата-аналарны тынычландырмады. 9 мартта Русия саклану министрлыгы Украинадагы "махсус операция"дә срочникларның да катнашуын таныды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG